Барлык яңалыклар
Җәмгыять
17 ноябрь 2021, 21:16

Студентлар метанол эчкән!

Алар барсы да табиблыкка укучы булачак медиклар.

Студентлар метанол эчкән!
Студентлар метанол эчкән!

Казанда бер төркем студентлар агуланган. 13 студентның 11е Башкортстанныкылар. Алар табын уздыру өчен кулдан биш литрлы аракы сатып алып, арендалаган  машина багажнигына салалар. Багажниктан караңгыда ашыгыч рәвештә алганда тәрәзә юуа торган “незамерзайка”  белән бутыйлар.

“Эчемлеккә” ароматизатор кушып тәмләткәч аның агу булуы сизелми. Нәтиҗәдә бер кешедән кала барсы да метанолдан агулана. Анысы эчмәгән була.

Әлеге студентлар күңел ачарга коттедж арендалаган була. Алар барсы да табиблыкка укучы булачак медиклар. Иртән бик авыр хәлдә  ашыгыч ярдәм чакырталар. Әч кызның хәле аеруча авыр дип хәбәр итәләр. Араларында бер генә бөерле кыз да бар.

 

Фото: БИЗНЕС Online.

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: