Барлык яңалыклар
Җәмгыять
15 ноябрь 2021, 13:35

Пенсияләр артмакчы дип ышандыралар

Декабрь аенда пенсионерлар бер тапкыр бирелә торган түләүләр алачак.

Пенсияләр артмакчы дип ышандыралар
Пенсияләр артмакчы дип ышандыралар

Декабрь аенда пенсионерлар бер тапкыр бирелә торган түләүләр алачак. Аның күләме 10 мең сум тәшкил итә.

Пенсияләрне 2022 елның 1 гыйнварыннан 5,9% ка арттыру күздә тотыла, әмма бу күрсәткеч илдәге инфляция дәрәҗәсеннән түбәнрәк. Белгечләр бәяләвенчә, 2021 ел ахырына ул 8%ка якынлашырга мөмкин. Элегрәк дәүләт башлыгы Владимир Путин Русиядә социаль түләүләр фаразланган инфляция дәрәҗәсенә түгел, ә фактик дәрәҗәгә индексацияләнергә тиешлеген әйткән иде.

Хезмәт пенсиясенең күләме нигезсез репрессияләнгән һәм соңрак сәяси карашлар буенча реабилитацияләнгән гражданнар өчен дә арттырылырга мөмкин. 2021 елда мондый түләү 750 сум тәшкил иткән иде. Гражданнарның әлеге категориясе билгеле бер ташламаларга да исәп тота ала. Әйтик, сак астында яки иректән мәхрүм итү урыннарында тотылган вакыты хезмәт стажына тиңләштерелә. Бу репрессияләнгән яки җинаять җаваплылыгына тартылган һәм киләчәктә реабилитацияләнгән кешеләргә генә кагыла.

Шулай ук никахта 50 ел бергә яшәгән пенсионерларга да түләү каралган.

 

Фото: loveandmoney.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: