Барлык яңалыклар
Җәмгыять
13 ноябрь 2021, 23:25

Илназ Галәвиев кабат Казанда

Казан мәктәбендә күпләп кеше үтергән Илназ Галәвиев кабат Казанга кайтарылган.

Илназ Галәвиев кабат Казанда
Илназ Галәвиев кабат Казанда

Исегезгә төшерәбез, шушы елның 11 маенда Илназ Галәвиев мылтыктан атып тугыз кеше – җиде укучы һәм ике олы кешене атып үтергән иде. Ул үзен Ходай, ә кешеләрне биологик чүпләр дип атаган һәм чүпләрдән котылырга булган. Шуннан соң аны психик сәламәтлеген тикшерү өчен Мәскәүгә җибәрделәр. Мәскәүнең Сербский исемендәге психиатрия һәм наркология үзәге белгечләре егетне психик авыру дип тапкан. Санкт-Петербург психиатрлары исә сәламәт дип саный.

Әлеге эш буенча өч кешегә гаепләү белдерелгән. Мәктәп директорына вазыйфасына сүлпән каравы һәм тагы ике кешегә хәвеф турында хәбәр итүче җиһазларга бәйле гаепләү белдерелгән. Алар өчесе дә гаепләрен танымый.

Илназ Галәвиев адвокатларыннан баш тарткан.

 

 


Фото: “Реальное время”

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: