Узган 2020 елда яман шештән үлүчеләр саны һәр 100 мең кешегә 158,5 булган, шул ук вакытта 2016 елда әлеге күрсәткеч 3,5%ка кимрәк теркәлгән.
БР Сәламәтлек саклау министрлыгы китергән саннарга ярашлы, былтыр онкологиядән 6188 кеше вафат булган. Шул ук вакытта, балалар һәм яшүсмерләр арасында яман шеш белән авыру күрсәткече 6,6% ка кимегән. Ведомствода хәбәр итүләренчә, бу авырудан һәлак булучыларның күбесе Кушнарен районында, анда уртача күрсәткеч 100 мең кешегә 265,5 авыру очрагы тәшкил иткән.
Башкортстанда яшәүчеләрдә иң еш очрый торган яман шеш төрләренә килгәндә, беренче урында – сөт бизе яман шеше (12,5%), икенче урында – трахея, бронх һәм үпкә (9,7%), ә өченче урында – тире яман шеше (8,6%).
Фото: Pixabay.