Җәмгыять
12 Ноября 2021, 18:44

Пилотсыз таксилар йөри башлаячак

Пилотсыз автомобиль юл-транспорт фаҗигасенә тарыса кем җавап бирә, төзәтү хакларын кем түли? 

Пилотсыз таксилар йөри башлаячакПилотсыз таксилар йөри башлаячак
Пилотсыз таксилар йөри башлаячак

Русия Президенты Владимир Путин ясалма интеллект  мәсьәләләренә багышланган халыкара конференциядә катнашты.

– Үзебезнең автомобиль предприятиеләре, автопром  конкурентлык шартларында  алга бара. Инде хәзер үк машина йөртүчедән башка хәрәкәтләнә торган автомобильләр булдырылды. Алар томан, буран һәм башка авыр шартларда йөри ала. Мәскәүдә  тест режимында – “Яндекс” компаниясе пилотсыз таксиның беренче сервисын эшләтеп җибәрергә планлаштыра.

Тик шул ук вакытта башка аспект турында да онытырга ярамый – пилотсыз автомобиль юл-транспорт фаҗигасенә тарыса кем җавап бирә, төзәтү хакларын кем түли? Хакимият һәм идарә органнары бу мәсьәләдә  еш кына тупикка керә, – дип чыгыш ясады Владимир Путин. Ул технологияләр алга киткән бер вакытта кайбер шәһәрләрдә һәм авылларда элемтә, интернет булмау очраклары булуын әйтте.

 

Фото: euromag.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас