Барлык яңалыклар
Җәмгыять
10 ноябрь 2021, 22:57

Кырын эш 40 елдан да ачыклана

Кеше үтереп, гәүдәсен турап урман буйлап тараткан.

Кырын эш 40 елдан да ачыклана
Кырын эш 40 елдан да ачыклана

Бу вакыйга Уфада 13 ел элек булган иде. 2008 елда Уфаның Яшел чаукалык бистәсендә урманда кеше гәүдәсе өлешләре табылды. Аның 33 яшьлек хатын-кыз гәүдәсе булуы ачыкланды. Әлеге хатын-кыз Уфа сукбайларының берсе булган. Тикшерү барышында 63 яшьлек ир шикләнелгән. Ул бу хатын-кыз белән даими рәвештә спиртлы эчемлекләр кулланган. Шундый сыйлануларның берсендә алар талашып китәләр һәм ир бу хатынның башына берничә тапкыр шешә белән суга. Хатын үлгәч, аның гәүдәсен турап урман буйлап таратып чыга.

Бу ир берничә тапкыр хөкем ителгән, әлеге вакытта да төрмәдә яткан була. Башта ул гаебен танымый, азак дөресен сөйләп бирә. Ничек шешә белән сугуын күрсәтә.

Фото: bashinform.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: