Барлык яңалыклар
Җәмгыять
9 ноябрь 2021, 20:28

Союз дәүләтендә ике ил

Русия Президенты Владимир Путин һәм Беларусь Республикасы Президенты Александр Лукашенко видеоконференция режимында Союз дәүләтенең Югары дәүләт советы утырышында катнаштылар.

Союз дәүләтендә ике ил
Союз дәүләтендә ике ил

Утырыш кысаларында Югары дәүләт cоветының “2021-2023 елларга Союз дәүләтен төзү турындагы шартнамә нигезләмәләрен гамәлгә ашыруның төп юнәлешләре турында”гы декретына кул куелды. Ул   28 тармак программасын үз эченә ала. Шулай ук хәрби доктрина һәм Союз дәүләтенең миграция сәясәте концепциясе расланды. Моннан тыш, 2020 ел һәм 2021 елның гыйнвар-июнь айларында Русия белән Белоруссиянең сәүдә-икътисади хезмәттәшлегенә нәтиҗәләр ясалды.

– Безнең илләрнең икътисады чын-чынлап тыгыз бәйләнгән. Безнең илгә Белоруссия тышкы сәүдә әйләнешенең яртысы туры килә; без Белоруссия икътисадына турыдан-туры инвестицияләр күләме буенча беренче урында торабыз. Бу дүрт миллиард долларга якын. Белоруссиядә 2400ләп Русия компаниясе эшли, – дип чыгыш ясады Владимир Путин.

 

Фото : topnews.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: