Барлык яңалыклар
Җәмгыять
8 ноябрь 2021, 10:55

Ноябрьдә – бүләккә 50 мең сум!

Дөрес, бу бәхет Башкортстанда яшәүче 75 кешегә генә елмаячак.

Ноябрьдә – бүләккә 50 мең сум!
Ноябрьдә – бүләккә 50 мең сум!

Русия Федерациясе Президентының 2021 елның 17 сентябрендә кабул ителгән Указы нигезендә "Ленинградны обороналаган өчен" медале яки "Блокададагы Ленинградта яшәүчегә" билгесе белән бүләкләнгән гражданнарга 50 мең сум күләмендә акча түләнелә.  Бу акча Бөек Ватан сугышы елларында Ленинградны азык-төлек белән тәэмин итүче бердәнбер магистраль – “Тормыш юлы” ачылуга 80 ел тулу уңаеннан бирелә.

Түләүләрне Русия Пенсия фонды башкара. Аны алу өчен махсус гариза язу кирәкми.  Акча ноябрь дәвамында пенсия һәм башка социаль пособиеләр белән бергә түләнәчәк. Көч ведомстволары пенсионерлары һәм элеккеге судьялар аларны үзләренең пенсия органнары аша алачак. Ике урыннан пенсия алганда, түләү Русия Пенсия фонды тарафыннан күчереләчәк.

“Түләүләрне финанслау өчен акча бюджеттан тулы күләмдә тәэмин ителгән. 75 ветеранга  50 мең сум акча 2 ноябрьдән башлап тапшырыла”, – дип хәбәр итте Русия Пенсия Фондының Башкортстан Республикасы буенча идарә җитәкчесе Фоат Хантимеров.

Указ Русия Федерациясе территориясендә, Латвия, Литва, Эстония, Абхазия, Көньяк Осетия Республикаларында һәм Приднестровьеда даими яшәүче гражданнарга кагыла.

Фото: https://vk.com/wall-121647037_45269

Ноябрьдә – бүләккә 50 мең сум!
Ноябрьдә – бүләккә 50 мең сум!
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: