Барлык яңалыклар
Җәмгыять
8 ноябрь 2021, 23:22

1 ноябрьдән Русиядә яңа кагыйдәләр көченә керде

Иң мөһим кагыйдәләр сәламәтлекне саклау уңаеннан кертелде.

1 ноябрьдән Русиядә яңа кагыйдәләр көченә керде
1 ноябрьдән Русиядә яңа кагыйдәләр көченә керде

Яңа кагыйдәләрнең берсе – тәрәзәләр турында ГОСТ таләпләре. Ул балаларның тәрәзәдән егылып төшүен кисәтү өчен кертелде. Аңа ярашлы, тәрәзәне очраклы рәвештә ачып булмаячак, блокираторлар куелачак. Моннан тыш,  москитка каршы челтәрдә махсус кисәтү билгесе белән  маркировкалау кертелә. Анда челтәрнең егылудан сакламавы күрсәтеләчәк.

Икенче яңалык – бердәм вакцинация сертификаты кертелү. Хәзер сертификатта  фамилия, исем, атасының исеме,  туган көне, җенесе, яшәү урыны һәм документны формалаштыру датасы чагылыш табачак. Моннан тыш, кешенең кайчан прививка ясатуы, нинди вакцина һәм кайда прививка ясавы күрсәтеләчәк. Моңа кадәр булган  сертификатлар дәүләт хезмәтләре порталында автомат рәвештә яңадан рәсмиләштереләчәк.

 

Фото: kashamalasha.com

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: