Барлык яңалыклар
Җәмгыять
7 ноябрь 2021, 22:21

Самолетлар ник коела?

Фаҗигаләрнең сәбәпләре күп төрле.

Самолетлар ник коела?
Самолетлар ник коела?

Самолетлар фаҗигагә тарып тора. 3 ноябрьдә Иркутск янында аэродромга җитмичә, Ан-12 йөк самолеты килеп төшә, бортта булган барлык тугыз кеше һәлак була. Аңа кадәр 24 октябрьдә Мәскәү өлкәсендә шәхси җиңел моторлы самолет егылып төшә, анда булган ир һәм аның хатыны янып үлә. Аңа кадәр ике атна эчендә Татарстанда парашютчылар белән L-410 самолеты һәлак булган иде. Анда 22 кешенең 16сы һәлак булды. Ә бер атна элек Мәскәү өлкәсендә Robinson R44 шәхси вертолеты егылып төште – тагын өч кеше мәрхүм булды.

Фаҗигаләрнең сәбәпләре күп төрле. Очкычларның искерүенә дә, сыйфатсыз детальләргә дә, кеше факторына да, аэродромнарның кимүенә дә бәйле. Мәсәлән, РСФСР чорында мең ярым аэродром һәм очып китү-утыру мәйданчыклары булган. Бүген алар 200 тирәсе калган. Ә бит запас аэродромнарның очышлар иминлеге өчен әһәмиятен бәяләп бетергесез. Мәсәлән, 2010 елда Ту-154 фаҗигагә тарыгач һава судносы командиры Андрей Ламанов аста ташланган Ижма аэродромын (Карелиядә) күреп ала. Объект 10 елдан артык файдаланылмаган, тик вертолет мәйданчыгы башлыгы Сергей Сотников үз инициативасы буенча очып китү полосасын яраклы хәлдә тоткан. Нәтиҗәдә 72 пассажир һәм 9 экипаж әгъзасының гомере өзелми калды.

 


Фото: 9111.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: