Барлык яңалыклар
Җәмгыять
6 ноябрь 2021, 22:11

Баздагы мәет

Мәрхүм ирнең югалуын беркем дә күрми, эзләми, чөнки ул туганнары белән аралашуны күптән өзгән була.

Баздагы мәет
Баздагы мәет

Шушы көннәрдә Уфаның Калинин районы полициясенә 48 яшьлек ир килә һәм дүрт ел элек кеше үтерүен сөйли. Аның сүзләренчә, ирнең 32 яшьлек туганының мәете базында ята. Тәртип сакчылары гаепле ирне тоткарлый, базны тикшерә һәм әйткәннәренең дөрес булуына инана.
Тоткарланучының сүзләренә караганда, үтерү 2017 елның 30 октябрендә исереп җәнҗал чыгару вакытында кылынган. Энесе наркотик кулланган хәлдә килә. Ызгыш барышында хуҗа аңа берничә тапкыр пычак белән кадый, ә мәетне үзенең базына яшерә. Ничек кенә сәер тоелмасын, мәрхүм ирнең югалуын беркем дә күрми, эзләми, чөнки ул туганнары белән аралашуны күптән өзгән була.

 


Тикшерү комитеты фотосы.

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: