Барлык яңалыклар
Җәмгыять
5 ноябрь 2021, 22:41

Коронавирустан һәлак булганнарның гаиләләренә – миллионнар

33  гаиләгә 91 миллион сум акча бирелде.

Коронавирустан һәлак булганнарның гаиләләренә – миллионнар
Коронавирустан һәлак булганнарның гаиләләренә – миллионнар

Башкортстанда коронавирустан вафат булганнарның гаиләләренә акча түләнде. Сүз барлык мәрхүмнәр түгел, ә табиблар турында бара.

313 санлы Указ нигезендә, әгәр ковид медикны вакытлыча эшкә яраксызлыкка китерсә, компенсация күләме 68,8 мең сум тәшкил итә. Әгәр бөтенләй инвалид булып калса, түләүләр 688 мең сумнан алып 2 миллион сумга кадәр билгеләнә. Әгәр кеше үлсә, якыннары 2,7 милион сум ала. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, түләүләр табибларның гына түгел, кече медперсоналның да, ашыгыч ярдәм машинасы йөртүченең якыннарына да тиеш.

Барлыгы ковид белән 12 меңнән артык медицина хезмәткәре чирләгән, сигезе коронавирустан соң инвалид булып калган. 33 медикның гаиләсенә 91 миллион сум акча бирелде.

Уфаның Дим районы ковид-госпиталенең баш табибы Фәнил Шамигулов сүзләренә караганда, медицина хезмәткәрләре ешрак һәм авыррак авырый. Чөнки алар вирусның иң күп концентрациясен алалар.

 


Фото: news.myseldon.com

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: