Барлык яңалыклар
Җәмгыять
4 ноябрь 2021, 19:48

Башкорт активисты өч елга хөкем ителде

Ләкин ул бер елдан иреккә чыгачак. 

Башкорт активисты  өч елга хөкем ителде
Башкорт активисты өч елга хөкем ителде

Уфаның Киров район суды башкорт активисты Рәмилә Сәетованы халыкны интернет аша экстремистлыкка өндәве уңаеннан җинаять эше буенча өч елга колония-поселениегә хөкем итте.
Р. Сәетовага каршы җинаять эше кузгату өчен ике видео сәбәпче булган. Берсендә ул Уфа урамында әрмән кызларына провокацион сораулар бирә, ә икенчесендә Башкортстан территориясендә православие тәреләрен алып ташларга кирәклеге турында сөйли.
Процесс барышында Рамилә Сәетова үзенең “эзәрлекләвенең иҗтимагый һәм сәяси эшчәнлек белән бәйле булуын” белдергән. Карар белән килешмәвен әйткән.
Ул СИЗОда тоту шартларына зарланган. Кулга алынган бер ел эчендә Сәетова берничә тапкыр карцерда булган, ә калган вакытта ялгыз камерада тотылган. Июнь аенда Рәмилә Сәетова карцерга күчерүгә каршы протест билгесе итеп ачлык игълан иткән иде.
Рәмилә Сәетова тикшерү изоляторына 2020 елның ноябрендә ябылган иде, анда бер көннең хөкем ителгән ике көнгә торуын искә алганда ул бер елдан иреккә чыгачак.

Фото: криминал.рус

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: