Барлык яңалыклар
Җәмгыять
2 ноябрь 2021, 22:33

Очучысыз очкычлар

Хәзер Русиядә ике меңнән артык пилотсыз очу аппараты бар.

Очучысыз очкычлар
Очучысыз очкычлар

Русия Президенты Владимир Путин Сочида оборонага багышланган киңәшмә уздырды. Президент хәрби һәм сәнәгатьчеләрне җыйды. Анда пилотсыз авиация турында сөйләштеләр.

– Без соңгы еллардагы кораллы конфликтларда пилотсыз авиациянең үзен ничек күрсәтүен беләбез. Сүриядә бу авиациянең никадәр нәтиҗәле булуын, террорчыларның пилотсыз аппаратлар ярдәмендә һөҗүм итүен күрдек. Без бу һөҗүмнәргә каршы торырга өйрәндек. Хәзер бездә ике меңнән артык пилотсыз очу аппараты бар, – дип чыгыш ясады Владимир Путин.

Президент сүзләренчә, “Панцирь-С1” зенит комплексы пилотсыз очу аппаратына каршы үзен аеруча яхшы яктан күрсәткән.

Пилотсыз аппаратлар буенча дөнья лидерларында хәзер АКШ, Израиль, Кытай һәм Төркия. Төркиянең пилотсызы “Байрактар” очкычларын Карабахтагы конфликтта әзербайҗанлылар әрмән оборонасына каршы нәтиҗәле кулланды.

Донецкида узган атнада Украина армиясе шул ук “Байрактар” ярдәмендә гаубицаны шартлаткан иде.

 


Фото: mk.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: