Барлык яңалыклар
Җәмгыять
1 ноябрь 2021, 12:08

Байден Путин белән кабат очрашырга әзер

Бу хакта Русиянең Чит ил эшләре министры Сергей Лавров Америка Кушма Штатлары Президенты Джо Байден белән күзгә-күз сөйләшүдән соң белдерде.

Байден Путин белән кабат очрашырга әзер
Байден Путин белән кабат очрашырга әзер

Кичә Италия башкаласы Рим шәһәрендә дөньяның иң алдынгы 20 иле төркеменең (G20) саммиты тәмамланды. Кытай җитәкчесе Си Цзиньпин һәм Русия Президенты Владимир Путин анда видеоконференция аша катнашып чыгыш ясады. Форумда экология, Җир шарының елдан-ел җылынуы, сәнәгать калдыклары белән табигатьне пычратудан туктау кебек мәсьәләләр каралды.

Саммит барышында Русиянең Чит ил эшләре министры Сергей Лавров Америка Кушма Штатлары Президенты Джо Байден белән очрашып сөйләшкән. Бу хакта ул журналистлар өчен матбугат конференциясендә белдерде. АКШ җитәкчесе Русия белән бәйләнешләрне дәвам итү кирәклеген ассызыклап, Президент Владимир Путин белән очрашырга әзер икәнлеген белдергән.

Фото: rbc.ru

Байден Путин белән кабат очрашырга әзер
Байден Путин белән кабат очрашырга әзер
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: