Барлык яңалыклар
Җәмгыять
31 октябрь 2021, 00:51

Русия вакцинасын чит илләр танырмы?

Русия Президенты Владимир Путин 20 ил җитәкчесе кергән “Егермелек төркеме” саммитында катнашты.

Русия вакцинасын чит илләр танырмы?
Русия вакцинасын чит илләр танырмы?

Саммитның беренче утырышы видеоконференция режимында узды.

Утырышның темасы – “Дөнья икътисады һәм глобаль сәламәтлек саклау” дип аталды. Аның көн тәртибендә дөнья икътисадын торгызу, санлы трансформацияне тәэмин итү һәм тотрыклы үсеш максатларын тормышка ашыру, коронавирус пандемиясе нәтиҗәләрен җиңү, сәламәтлек саклау системаларын ныгыту һәм гомуми иммунизация үткәрү мәсьәләләре.

Чарада Русия Президенты Владимир Путин да катнашты һәм чыгыш ясады.

– Яңа вакциналарны һәм препаратларны кабул итү процессын тизләтүне, ягъни аларның сыйфатын, куркынычсызлыгын, нәтиҗәлелеген бәяләү мәсьәләсе кискен тора. Экспертлар фикеренчә, коронавирус әле бик озак куркыныч тудырачак.

Исегезгә төшерәбез, Русия дөньяда беренче булып ковидка каршы “Спутник” вакцинасы теркәгән иде. Моннан тыш, бер компонентлы “Спутник Лайт” препараты да булдырылды һәм кулланыла. Без Европа илләреннән килгән коллегалар белән бу уңайдан эшлибез һәм без аны партнерларыбызга тәкъдим итәбез, – дип чыгыш ясады Владимир Путин.

Саммит 30-31 октябрьдә Италия рәислеге астында уза.

 

Фото: wsjournal.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: