Барлык яңалыклар
Җәмгыять
29 октябрь 2021, 12:18

Өлкәннәр дүрт атна буена читтән торып эшләячәк

Бу гамәл Русия Президенты Владимир Путин кушуы буенча башкарыла.

Өлкәннәр дүрт атна буена читтән торып эшләячәк
Өлкәннәр дүрт атна буена читтән торып эшләячәк

Русия Президенты Владимир Путин төбәк башлыкларына вакцина ясатмаган 60 яшьтән өлкәнрәк хезмәткәрләрне дүрт атнага читтән торып эшләүгә күчерергә кушты. Бу чараның вакцина ясату һәм иммунитетны барлыкка китерү өчен мөһим.

Башкортстан Профсоюзлар федерациясе рәисе Гүзәл Мирошниченко фикеренчә, бу эш гражданнарның саулыгын саклау өчен кирәк.

– Читтән торып эшләүгә күчерү гражданнарның хезмәткә хокукларын бозмый, чөнки мондый режим Русия Федерациясенең Хезмәт кодексында каралган. Аңа ярашлы, читтән торып эшләгән гражданнарның хокуклары һәм гарантияләре тулы күләмдә саклана, – диде Гүзәл Мирошниченко. Ул дәүләт җитәкчесе йөкләткән эшне башкару өчен республика хакимияте бөтен чараларны күрәчәгенә ышандырды.

Фото: orenburzhie.ru

Өлкәннәр дүрт атна буена читтән торып эшләячәк
Өлкәннәр дүрт атна буена читтән торып эшләячәк
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: