Барлык яңалыклар
Җәмгыять
29 октябрь 2021, 21:52

Балкондагы мәет

Уфада слесарь бер айдан артык үлгән ир-атның мәетен балконда яшереп тоткан.

Балкондагы мәет
Балкондагы мәет

Уфада 34 яшьлек ир югала. Бу хакта аның өйдәше 30 сентябрьдә полициягә мөрәҗәгать итә. Әлеге ир өйдән 16 сентябрьдә чыгып киткән һәм хәбәрсез югалган, шул вакыттан бирле аны күрүче булмаган.

Тикшерүчеләр югалган ирнең танышларыннан сораша, ул яшәгән районда ишегалларын тикшерә, телефон сөйләшүләренең мәгълүматларын анализлый һәм ахыр чиктә шикләнелүчегә чыга. Ул шул ук районда яшәүче 49 яшьлек слесарь булып чыга.

Тикшерү мәгълүматлары буенча, үтерү 17 сентябрьдә булган. Слесарь мәрхүм белән урамда танышкан, өенә эчәргә чакырган. Табын вакытында алар арасында ызгыш чыга. Фатир хуҗасы торба белән берничә тапкыр кунакның башына суга, ә аннары йокларга ята. Зыян күрүче алган җәрәхәтләрдән вафат була. Берничә көннән соң җинаятьче мәетне махсус сатып алынган полиэтиленга төреп, аны известь белән күмеп, балконда яшерә. Ай дәвамында слесарь мәрхүмнең гәүдәсе белән бергә яши.

 


Фото: resbash.ru

 

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: