Барлык яңалыклар
Җәмгыять
28 октябрь 2021, 13:03

Көнчыгыш Азия саммиты

"Спутник V"70тән артык илдә куллану хупланган, ә 50дән артык дәүләт ала.

Көнчыгыш Азия саммиты
Көнчыгыш Азия саммиты

Русия Президенты Владимир Путин  видеоконференция режимында 16нчы Көнчыгыш Азия саммиты утырышында чыгыш ясады.

2021 елда узган саммит Бруней җитәкчелегендә узды. Очрашуда катнашучылар Азия-Тын океан регионын икътисади торгызу һәм коронавирус йогышы пандемиясе нәтиҗәләрен җиңү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Владимир Путин чыгышында “Русия препаратлары, барыннан да элек, “Спутник V”не70тән артык илдә куллану хупланган, ә 50дән артык дәүләткә китерелә”, – диде.

Русиянең Көнчыгыш Азия саммитларында катнашучы илләр белән товар әйләнеше агымдагы елның беренче сигез аенда 34 процентка – 162 миллиард долларга кадәр арткан. Биредә тәкъдим ителгән дәүләтләрнең турыдан-туры тупланган инвестицияләре Русия икътисадына 18,5 миллиард доллар тәшкил иткән, биш ел эчендә бу ике тапкыр арткан.

 

Фото: Kremlin.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: