Барлык яңалыклар
Җәмгыять
27 октябрь 2021, 16:21

10 мең баш каз-үрдәк көлгә әйләнде

Зарарланган кош-корттан файда күрергә өметләнүчеләр дә бар.

10 мең баш каз-үрдәк көлгә әйләнде
10 мең баш каз-үрдәк көлгә әйләнде

Туймазы районында 10 мең баш кош-корт юк ителгән. Исегезгә төшерәбез, 4 октябрь көнне Бишкурай авылындагы казчылык фермасында кош гриппы таралуы теркәлгән иде. Шулай ук райондагы Николаевка авылында күркә үстерү фермасында да вирус  табылды. Башлангыч мәгълүматлар буенча, инфекциянең таралуы кыргый кошлардан килеп чыккан.

Зарарланган кошларны яндыру юлы белән юкка чыгарганнар. Фермалар территорияләрендә 21 көнлек карантин кертелгән.

Зарарланган кош-корттан файда күрергә өметләнүчеләр дә бар.

Бишкурай авылында карантин постында  полицейскийлар тикшерү өчен автомобиль туктатканнар. Тикшерү вакытында Россельхознадзор һәм эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре машинада 100 килограмм кош йоны, шулай ук 10 килограмм  каз тәпиләре һәм башлары  тапкан. Алар тартып алынган һәм юкка чыгарылды.

 

Фото:  st-machine.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: