Барлык яңалыклар
Җәмгыять
26 октябрь 2021, 10:27

Ун мең сум акча алырга теләсәң, ашык!

1 ноябрьдән соң бу инде мөмкин булмаячак.

Ун мең сум акча алырга теләсәң, ашык!
Ун мең сум акча алырга теләсәң, ашык!

Русия Президенты Владимир Путинның “Балалы гаиләләргә бер тапкыр түләүләр турында” Указы нигезендә, агымдагы елның августыннан башлап, мәктәп яшендәге балаларга бер тапкыр бирелә торган түләүләргә бюджеттан 6 миллиард 238 миллион сум җибәрелде, дип хәбәр итә Пенсия Фондының Башкортстан Республикасы буенча идарәчесе Фоат Хантимеров.

10000 сум акчаны алуның шартлары гади: балага бу елның 1 сентябреннән дә калмыйча – 6 яшь тулган булырга тиеш. 18 яшь исә Указ кабул ителгән көннән соң, ягъни 2021 елның 3 июленнән соң туларга тиеш. Шулай итеп, акчалата ярдәмне 2003 елның 3 июленнән башлап, 2015 елның 1 сентябренә кадәр туган балалар ала.

Шулай ук 10000 сумлык ярдәм 18 яшьтән 23 яшькә кадәрге (1998 елның 3 июленнән 2003 елның 2 июленә кадәр туган) инвалидларга һәм сәламәтлекләре буенча чикләүләр булган кешеләргә дә түләнә. Моның өчен аларның мәктәп программасы буенча укуларын дәвам итүләре кирәк.  .

Әлегә кадәр бу акчаны алу өчен мөрәҗәгать итмәгән ата-аналар гаризаларын 2021 елның 1 ноябренә кадәр “Госуслуги” порталы аша тапшыра ала. Шулай ук гаризаларны Русия Пенсия фондының клиент хезмәтләрендә алдан язылу буенча да тапшырырга мөмкин.

Фото: https://vseobzornik.ru

Ун мең сум акча алырга теләсәң, ашык!
Ун мең сум акча алырга теләсәң, ашык!
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: