Барлык яңалыклар
Җәмгыять
26 октябрь 2021, 17:04

Хулиганнан яклаучы төрмәдә утырачак

Уфада хатын-кызны яклаучы ирне алты ел ярымга хөкем иттеләр.

Хулиганнан яклаучы төрмәдә утырачак
Хулиганнан яклаучы төрмәдә утырачак

Бу хәл 2020 елның 14 ноябрендә булган. Октябрьнең 40 еллыгы урамында урнашкан йортларның берсендә исерек ир белән хатын арасында каршылык килеп чыккан. Исерек ир хатынның башына суга. Әлеге хәлгә шаһит булган ир-ат исерекне урамга алып чыга. Тегесе моңа тупас сүз әйтә. Шуннан гаепләнүче аның йөзенә суга һәм ике тапкыр эченә тибә. Икенче көнне зыян күрүче эчәге өзелү сәбәпле үлә. Яклашкан ир аның эченә типмәвен әйтә. Ул хатын-кызны яклап әлеге ирне чыгарып җибәрүен, бе тапкыр сугуын гына таный.

Шулай булуга карамастан, суд аны алты ел ярымга ирегеннән мәхрүм итте. Ир катгый режимлы колониядә утырачак.

 

Фото: ufa.kp.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: