Барлык яңалыклар
Җәмгыять
25 октябрь 2021, 22:23

Рөстәм Миңнеханов Президент булырмы?

Русиядәге татар халкы да бу атаманың саклануы өчен җан ата.

Рөстәм Миңнеханов Президент булырмы?
Рөстәм Миңнеханов Президент булырмы?

 

Сентябрь ахырында Русиянең Дәүләт думасына субъект җитәкчеләрен “төбәк башлыклары” дип атау турында канун өлгесе кертелгән иде. Бу канун көченә кергән очракта Татарстан Президенты “төбәк башлыгы” булып калачак. 25 октябрь Татарстан Дәүләт шурасы “Русия субъектларында җәмәгать хакимиятен оештыруның гомуми принциплары турында” дип аталган ул канун өлгесенә бертавыштан каршы тавыш бирде.

Депутатлар әлеге мәсьәләдә фикер алышмаска булдылар. Шулай да утырыш ахырында язучы һәм депутат Ркаил Зәйдулла сүз алып, Мәскәү алып барган сәясәтне тәнкыйтьләп чыгыш ясады.

Төбәк җитәкчеләрен “Президент” дип атауга каршы канун 2010 елда кабул ителеп, төбәк кануннарын 2015 елга кадәр төзәтү вакыты бирелгән иде. Бу канунны иң беренче булып Чечня җитәкчесе Рамзан Кадыйров хуплап чыкты. Аның фикеренчә, илдә бер генә Президент булырга тиеш. Татарстан әлегә кадәр бу атаманы саклап килде. Русиядәге татар халкы да бу атаманың саклануы өчен җан ата.

 


Фото: m.business-gazeta.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: