Барлык яңалыклар
Җәмгыять
25 октябрь 2021, 09:17

Ноябрьдә пенсияләр ничек киләчәк?

Президент Владимир Путинның Указы белән, Русиядә ял көннәре 30 октябрьдән башлап 7 ноябрьгә кадәр сузылачак. Бу көннәрдә пенсияләр ничек таратылачак? Язмабыз шул хакта.

Ноябрьдә пенсияләр ничек киләчәк?
Ноябрьдә пенсияләр ничек киләчәк?

Пенсияләрен һәм башка социаль түләүләрне 4 ноябрьдә алырга тиешле гражданнарга акча почта хезмәткәрләре аша 2, 3 ноябрьдә үк, вакытыннан алда җиткереләчәк. Һәр пенсионерга моның конкрет датасы октябрь аена пенсия квитанциядә  үк күрсәтелгән иде.

Кредит оешмаларына акчалар күчерү килешүдә билгеләнгән вакытта – 12 ноябрьдән соң башкарыла.

Русия Пенсия фондының Башкортстан Республикасы буенча бүлекчә җитәкчесе Фоат Хантимеров әйтүенчә, ноябрьдә гомуми түләүләр 19,5 миллиард сум тәшкил итәчәк. Моның өчен бюджетта акча бар.

Фото: nowch.cap.ru

Ноябрьдә пенсияләр ничек киләчәк?
Ноябрьдә пенсияләр ничек киләчәк?
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: