Барлык яңалыклар
Җәмгыять
25 октябрь 2021, 09:52

Бүгеннән – яңа чикләүләр

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров коронавируска каршы югары хәзерлек турындагы Указга яңа үзгәрешләр кертте.

Бүгеннән – яңа чикләүләр
Бүгеннән – яңа чикләүләр

Башкортстанда 25 октябрьдә яңа коронавирус чикләүләре гамәлгә керде. Бүгеннән башлап балигъ булмаган балалар базарларга вакцинация турында сертификаттан һәм коронавирус белән чирләү турындагы белешмәдән башка керә алмыйлар.

Шулай ук шифаханәгә юлламалар да вакцинация үткән яки COVID-19 белән авырып терелгән кешеләргә генә сатылачак. Профилакторий, пансионат һәм ял йортларына бары тик прививка казатканнар гына кертеләчәк. Исегезгә төшерәбез, Башкортстанда коронавируска каршы чараларның өч этабы кертелде. Сәүдә үзәкләренә һәм башка күңел ачу учреждениеләренә бару өчен кешеләр вакцинацилаштыру турында сертификат һәм паспортларын алырга тиеш.

Фото: tumenpro.ru

Бүгеннән – яңа чикләүләр
Бүгеннән – яңа чикләүләр
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: