Русия Президенты Владимир Путин Сочиның Бочаров резиденциясендә Израиль дәүләте Премьер-министры Нафтали Беннет белән очрашты.
Русия Президенты сүзен Израиль дәүләте Премьер-министрының бу урынга яңа сайлануы белән котлаудан башлады:
– Мин сезне тагын бер кат Израиль хөкүмәтен җитәкләвегез белән котлыйм. Сезнең визит дипломатик мөнәсәбәтләрне торгызуның 30 еллыгына багышлана. Бу вакыт эчендә Русия белән Израиль арасында билгеле дәрәҗәдә, хәтта уникаль мөнәсәбәтләр урнашты. Беренчедән, Советлар Союзы һәм безнең ил, СССРның хокукый варисы буларак, асылда, Израиль дәүләтен төзү башында торган. Икенчедән, Израильдә, мөгаен, иң зур урысча сөйләшүче җәмгыять яши, – диде Владимир Путин.
Израиль дәүләте Премьер-министры Нафтали Беннет сүзләренә караганда, Израильдә миллионнан артык кеше урыс телендә сөйләшә.
Очрашуда сәяси, икътисади мәсьәләләр тикшерелде.
Фото: Kremlin.ru