Радий Хәбиров Башкортстанда ковидтан дәвалау өчен тагын ике госпиталь төзергә тели. Ул бу хакта Әбҗәлилдә яшәүчеләр белән очрашу вакытында әйтте. Ул Октябрьский һәм Сибайда йогышлы авырулар хастаханәләре төзергә теләүләре турында сөйләде.
Исегезгә төшерәбез, әлеге вакытта республикада Уфа һәм Стәрлетамакта махсус төзелгән ике ковид-госпиталь эшли. Анда җирле халык арасыннан авырулар коронавирустан дәвалана. Шулай ук республиканың кайбер шәһәрләрендә гадәти хастаханәләрдә җәелдерелгән госпитальләр бар. Уфаның 5, 8, 13, 18 санлы һәм Дим районы хастаханәләрендә ковид корпуслары бар.
2020 елда Уфа районындагы Зубово авылында төзелгән ковид-госпиталь 1,8 миллиард сумга, шул ук елны Стәрлетамакта төзелгәне 1,4 миллиард сумга төшкән иде.
Фото: ufa.bezformata.com