Барлык яңалыклар
Җәмгыять
21 октябрь 2021, 10:17

Уфаның Зәки Вәлиди урамына керү юллары чикләнде

Тыюлар 7 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Уфаның Зәки Вәлиди урамына керү юллары чикләнде
Уфаның Зәки Вәлиди урамына керү юллары чикләнде

20 октябрьдә Уфада Агыйдел күпере юнәлешендә Салават Юлаев проспектыннан Зәки Вәлиди урамына борылыш ябылды. Шәһәр хакимиятеннән хәбәр итүләренчә, бу аны төзекләндерү эшләре белән бәйле.

– Борылыш элек юк иде. Ул транспорт чишелешен реконструкцияләү аркасында вакытлыча оештырылды. Әмма аны куллану бик уңайлы булып чыкты. Шуңа күрә аны даими файдалауга кертү турында Карар кабул ителде. Тик моның өчен юлны төзекләндерергә кирәк, – дип хәбәр иттеләр шәһәр идарәсе матбугат хезмәтендә.

Шәһәр хакимияте Уфада яшәүчеләр алдында уңайсызлыклар өчен гафу үтенде һәм үз маршрутларын алдан планлаштыруны үтенде.

Исегезгә төшерәбез, Зәки Вәлиди урамы – Салават Юлаев проспекты чишелешендәге хәрәкәтне шәһәр хакимияте 2021 елның 8 гыйнварында япкан иде. Түрәләрнең сүзләренә караганда, бу транспорт чишелешен реконструкцияләү өчен кирәк булган, ремонтны тәмамлау ноябрь аена планлаштырылган иде. Ләкин мәсьәләнең кискенлеге аркасында, чишелештә хәрәкәтне вакытыннан алда, 10 августта башлап җибәрделәр.

Фото: gorobzor.ru

Уфаның Зәки Вәлиди урамына керү юллары чикләнде
Уфаның Зәки Вәлиди урамына керү юллары чикләнде
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: