Барлык яңалыклар
Җәмгыять
20 октябрь 2021, 10:57

Башкортстан ничә көн ял итәр?

Русия вице-премьеры Татьяна Голикова коронавирусның ил буенча тиз таралуы сәбәпле, Русия Президенты Владимир Путинга 30 октябрь – 7 ноябрь көннәрен ял көннәре дип игълан итү тәкъдиме белән чыкты. Башкортстан белән Татарстанда хәлләр тагын да кискенрәк. Монда локдаун 23 октябрьдән соң ук кертелергә мөмкин.

Башкортстан ничә көн ял итәр?
Башкортстан ничә көн ял итәр?

Русия Хөкүмәте каршындагы Covid-19га каршы көрәш буенча координация советы президиумында вице-премьер Татьяна Голикова һәм коронавирус белән авыручылар санын киметү максатында берничә тәкъдим ясады.

Беренчедән, ул 30 октябрь – 7 ноябрь көннәрен көннәрен бөтен ил буенча ял көннәре итү тәкъдиме белән чыкты. “Эпидемиологик хәл аеруча катлаулы торган төбәкләрдә локдаун 23 октябрьдә үк башланырга мөмкин”, – диде ул.

Сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко хәбәр иткәнчә, төбәкләрдә эпидемия процессының үсеше бертигез түгел. 

– Җиде субъектта хәлләр аеруча кискен тора. Болар исәбенә Удмурт Республикасы, Пермь крае, Оренбург өлкәсе, Башкортстан, Төмән өлкәсе, Иваново өлкәсе һәм Татарстан Республикасы керә, – дип белдерде министр. – Шуңа күрә чикләү чараларын билгеләгәндә, һәр төбәккә аерым мөнәсәбәт кирәк. Без санап үтелгән төбәкләргә өстәмә медицина бригадалары җибәрдек. Бүген алар төбәкләрдә эшли.

Татьяна Голикова төбәкләргә эшләмәүче һәм вакциналанмаган пенсионерлар буенча аерым карарлар кабул итәргә тәкъдим итте. 60 яшьтән өлкәнрәк булган һәм авырмаган гражданнарны, ким дигәндә, дүрт атнага дистанцион эш режимына күчерү зарур, диде ул. Бу вакыт эчендә вакциналауга медицина каршылыгы булмаган кешеләр прививка ясатырга тиеш.

Эш бирүчеләргә мөрәҗәгать итеп, Татьяна Голикова хезмәткәрләр вакцина ясатсын өчен ике ял көне бирүләрен сорады.

Мәсьәләне бүген Русия Президенты Владимир Путин хәл итәргә тиеш.

Фото: csn-tv.ru

Башкортстан ничә көн ял итәр?
Башкортстан ничә көн ял итәр?
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: