Барлык яңалыклар
Җәмгыять
18 октябрь 2021, 21:27

Белгечләр Салават Юлаев һәйкәленең эченә кергән!

Уфадагы Салават Юлаев һәйкәле язмышы игътибар үзәгендә кала. Хакимият һәйкәлне яңарту кирәклеген хәбәр итсә, җәмәгатьчелек арасында аны бөтенләй алып куя күрмәсеннәр дип шикләнүчеләр дә бар.

Белгечләр Салават Юлаев һәйкәленең эченә кергән!
Белгечләр Салават Юлаев һәйкәленең эченә кергән!

Интернетта һәйкәл эченә кереп төшерелгән видеоролик пәйда булды. Белгечләр монумент эченә  кергәннәр. Һәйкәлнең, билгеле булганча, эче буш. Ат сынының авария хәлендә булуын раслаган экспертлар хаклы булган.

Һәйкәл кисәкләрдән җыелган, аны тоташтырган   эретеп ябыштырылган урыннарда урыны белән җөйләре аша “урам” күренә,  конструкция  тыштан да, эчтән дә тутыккан. Аеруча эчке якта грунт таркала башлаган.

Салават Юлаев һәйкәлен тулысынча төзекләндерү Уфаның 450 еллык юбилеена тәмамланырга тиеш.

 

Фото: av-bashmakov.livejournal.com

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: