Барлык яңалыклар
Җәмгыять
15 октябрь 2021, 11:08

Кытайлыларны Европага Путинның “соңгы кисәтүе” таң калдырды

Кытайның “Гуаньча” интернет порталы укучылары “Путин Европага газ аркасында соңгы кисәтү ясады дип исәпли.

Кытайлыларны Европага Путинның “соңгы кисәтүе” таң калдырды
Кытайлыларны Европага Путинның “соңгы кисәтүе” таң калдырды

“Гуаньча” Кытай порталы Русия Президенты Владимир Путинның Ауропада газ кризисына реакциясе турында язма бастырган. Басма Русия Президентының  сүзләрен китерә. Президент “Русия энергетика атнасы” форумының пленар утырышында Мәскәү беркайчан да корал сыйфатында энергия ресурсларын кулланмады һәм кулланырга җыенмый, шулай ук Европага Русия газын китерүне арттырырга әзер булуын белдергән иде. Путин шулай ук Евросоюз Мәскәүдән бу хакта сораса, сатыла торган энергия ресурслары күләмен өстәмә арттырырга әзер, дип өстәде.

Кытай укучылары Русия лидерының җавабын югары бәяләделәр.

“Бөек Путин сүзләренең мәгънәсе шундый иде – бу соңгы кисәтү!” – дип  фаразлый бер “Гуаньча” интернет порталы укучысы.

Икенче укучы билгеләп үткәнчә, Көнбатыш илләре хөкүмәтләре гаеплеләрне читтән табарга ярата.

“Көнбатыш, һичшиксез, җиңеләчәк!” – дип исәпли икенче укучы.

“Үзегез гаепле, ә хәзер башкаларны бәяләр күтәрүдә гаеплисез!” – дип килешә алдагы укучы.

“Ауропалылар үләчәк! Көтегез генә”, – дип өстәгән тагын бер укучы.

 

Фото: avtoradio.ru

 

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: