Барлык яңалыклар
Җәмгыять
14 октябрь 2021, 09:31

Русиянең төп дошманы кем?

Президент Владимир Путин аның исемен атады.

Русиянең төп дошманы кем?
Русиянең төп дошманы кем?

Русия Президенты Владимир Путин Дәүләт Думасының яңа чакырылыш депутатлары белән Кремльдә очрашты. Очрашуда дәүләт башлыгы Русиянең төп проблемасы – гражданнарның түбән керемнәре, дип белдерде. Бу проблеманы хәл итү өчен, Президент 2022 елдан башлап ана капиталын фаразланган инфляция буенча түгел, ә фактик инфляция буенча индексацияләргә тәкъдим итте. Моннан тыш, Владимир Путин хөкүмәткә ай дәвамында югары инфляция шартларында ватандашларга ярдәм итүнең өстәмә юлларын табу эшен йөкләде.

– Безнең илнең, димәк, безнең барыбызның да, алдында торган катлаулы мәсьәләләр күп, ләкин төп дошманыбыз, кабатлап әйтәм – демографиябезнең тотрыклы үсеш куркынычы -– безнең гражданнарның, миллионлаган ватандашыбызның керемнәре түбән булуы, – диде дәүләт башлыгы.

Депутатларга мөрәҗәгатендә Президент аларның закон чыгару башлангычларының гомумдәүләт максатларына җавап бирүенең мөһимлеген күрсәтте. Хәзер барлык хакимият органнары дәүләтнең гомуми максатлары өчен бергә эшләргә тиеш, дип ассызыклады ил җитәкчесе.

Путин фикеренчә, Русиядә якын арада балалы гаиләләргә ярдәм итү системасын формалаштыру мөһим -– булачак әниләрнең йөклелеккә узу вакытыннан алып бала мәктәпне тәмамлаганга кадәр. Президент билгеләп үткәнчә, бу юнәлештә эшчәнлек бара һәм һәр этап финансланачак.

Фото: http://www.kremlin.ru

Русиянең төп дошманы кем?
Русиянең төп дошманы кем?
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: