Барлык яңалыклар
Җәмгыять
11 октябрь 2021, 20:54

Кемгә бушлай машина?

Бездә халык бушлай булган әйбер өчен җанын сатарга әзер.

Кемгә бушлай машина?
Кемгә бушлай машина?

Башкортстанның Нефтекама шәһәрендәге бер кибет халыкны җәлеп итү, сатып алучыларын арттыру өчен акция оештырган. Берничә ай кибеткә йөргән кешеләрнең берсен сайлап алып машина ачкычы тапшырганнар. Чарага йомгак ясап машина ачкычын тапшыру өчен махсус Республика көнен сайлаганнар. Нәтиҗәдә халык бик күп булып, бер-берсен таптап дигәндәй лотореяләрен тотып кибет мәйданына тулган. Башкортстан буенча бөтен массакүләм чараларны гамәлдән чыгарган бер вакытта халыкның күпләп җыелуына юл куйганнар. Әйткәндәй, халык җыелмасын өчен бүген башкалада бәйрәм салюты да үткәрмәскә булдылар. Кибет узган елда да шундый ук бәйге үткәргән булган. Бездә халык бушлай булган әйбер өчен җанын сатарга әзер.

Берничә ел элек мобиль телефоннар сату кибете анадан тума шәрә калып чишенгән кешеләргә бушлай телефоннар таратканнар иде. Чарада яп-яшь кызлар да катнашкан иде.

 


Фото: vk.com/neftnews?z=photo-53006929

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: