Барлык яңалыклар
Җәмгыять
8 октябрь 2021, 09:53

Путин туган көнен ничек үткәргән?

Кичә, 7 октябрьдә Русия Президенты Владимир Путинга 69 яшь тулды.

Путин туган көнен ничек үткәргән?
Путин туган көнен ничек үткәргән?

Шул уңайдан Президентның матбугат секретаре Дмитрий Песков түбәндәгеләрне белдерде: “Туган көнен зурлап билгеләү традициясе юк аның, чөнки Президентның бу көнне эш белән мәшгуль, ә администрациясе – бигрәк тә. Бу гадәти эш көне», – диде ул.

Кичә Путинга 69 яшь тулды. Песков хәбәр иткәнчә, бу көнне Президентның эш планнары күп булган, әмма кичен ул туганнары һәм якыннары белән туган көнен билгеләгән.

Күп кенә чит ил җитәкчеләре Путинны туган көне белән котлаганнар. Телефоннан дәүләт башлыгын Белоруссия һәм Әзәрбәйҗан президентлары Александр Лукашенко һәм Илһам Алиев, Әрмәнстан һәм Израиль премьер-министрлары Никол Пашинян һәм Нафтали Беннет, Казахстанның хәзерге һәм беренче президенты Касым-Жомарт Токаев һәм Нурсолтан Назарбаев, Төркия президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган һәм башкалар тәбрикләгән. Кытай Халык республикасы җитәкчесе Си Цзиньпин Путинга котлау телеграммасы юллаган. АКШ президенты Джо Байденнан котлау килмәгән.

Фото: vedtver.ru

Путин туган көнен ничек үткәргән?
Путин туган көнен ничек үткәргән?
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: