Барлык яңалыклар
Җәмгыять
6 октябрь 2021, 10:43

Җенси дискриминация чоры тәмамланды

Русия Президенты Владимир Путинның указына ярашлы октябрьнең һәр өченче якшәмбесендә Әтиләр көне билгеләнәчәк. Быел бәйрәм 17 октябрьгә туры килә. Шулай итеп, хәзер ирләр дә хатын-кызлар белән бертигез хокукларга ия. Җенси дискриминация чоры тәмамланды.

Җенси дискриминация чоры тәмамланды
Җенси дискриминация чоры тәмамланды

Указга ярашлы, әлеге бәйрәм “гаилә институтын ныгыту һәм балаларны тәрбияләүдә ата кешенең әһәмиятен арттыру максатларында” билгеләнә.

Русиядә Әтиләр көне октябрьнең өченче якшәмбесендә билгеләп үтеләчәк. Бу хакта Президент Владимир Путин имзалаган боерык хокукый мәгълүмат порталында дөнья күрде.

Боерыкта бу көн “гаилә институтын ныгыту һәм балаларны тәрбияләүдә ата кешенең әһәмиятен арттыру максатларында” билгеләнгән дип әйтелә.

Әлеге Указ очраклы рәвештә тумады. Инде июль аенда ук Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы октябрьнең өченче якшәмбесендә Әтиләр көнен бәйрәм итәргә тәкъдим иткән иде.

Шул ук вакытта ведомство норматив хокукый актлар проектлары федераль порталында иҗтимагый фикер алышу өчен Русия Президентының махсус указы проектын тәкъдим итте.

Шулай итеп, “җенси дискриминация” чоры тәмамланды. Хәзер ирләр дә хатын-кызлар белән бертигез хокукларга ия.

Фото: medaboutme.ru

Җенси дискриминация чоры тәмамланды
Җенси дискриминация чоры тәмамланды
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: