Барлык яңалыклар
Җәмгыять
4 октябрь 2021, 13:55

“Циркон” кая очар?

Русия хәрбиләре беренче тапкыр “Северодвинск” су асты көймәсеннән “Циркон” гипертавыш ракетасын очырды. Ракета сәгатенә 9,5 чакрым үтәргә сәләтле.

“Циркон” кая очар?
“Циркон” кая очар?

Русия хәрбиләре беренче тапкыр “Северодвинск” су асты көймәсеннән "Циркон" гипертавыш ракетасын җибәрде, дип хәбәр итә "Интерфакс" агентлыгы. Моңа кадәр "Циркон" ракеталары “Адмирал Горшков” су өсте корабленнән очырыла иде. Ракета сәгатенә 9,5 чакрым үтәргә сәләтле.

Баренц диңгезе акваториясендә ракета куелган максатына ирешкән, аның очышы тиешле параметрларга туры килгән. Сынаулар уңышлы дип табылган.

Президент Владимир Путин быелгы елның июль аенда  “Циркон” тиздән хәрби дежурствога басарга тиеш, дип белдергән иде.

“Циркон” кая очар?
“Циркон” кая очар?
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: