Барлык яңалыклар
Җәмгыять
3 октябрь 2021, 17:03

Башкортстан кызларын үтерүче турындагы мәгълүмат бер миллион сум тора

Оренбург өлкәсе губернаторы Денис ПАСЛЕР бу сумманы 30 сентябрьдә Гәй шәһәрендә Башкортстаннан килгән өч кызны үтергән җинаятьче турында информация бирүчегә вәгъдә итте. Бүгенге көнгә җинаятьче турында кайбер яңа мәгълүматлар да билгеле.

Башкортстан кызларын үтерүче турындагы мәгълүмат бер миллион сум тора
Башкортстан кызларын үтерүче турындагы мәгълүмат бер миллион сум тора

Исегезгә төшерәбез, җинаять 30 сентябрьдә кылынган. Суелган ике кызның гәүдәләрен Гәй шәһәрендәге шәхси йортта янгын сүндергәннән соң пожарчылар тапкан. Аннары ишек алдында шулай ук суелган өченче кызның гәүдәсен дә тапканнар. Алар барысы да – Оренбург медицина көллияте студентлары, Башкортстаннан килгәннәр һәм фатир алып торганнар. 17, 18 һәм 19 яшьлек кызларны билгесез кеше кухня пычагы белән суйган, корал вакыйга урынында табылган. Ике һәм аннан күбрәк кешене үтерү турындагы җинаять эше кузгатылган һәм тикшерелә.

Оренбург өлкәсе губернаторы Денис Паслер Башкортстаннан килгән өч кызны үтергән җинаятьче турындагы мәгълүмат бирүчегә миллион сумлык бүләк вәгъдә итте. Бу хакта ул социаль челтәрдәге үз битендә җиткерде.

"30 сентябрьдә Гәйдә өч кешене үтергән җинаятьче турындагы мәгълүмат өчен 1 миллион сумлык бүләкләү билгеләү турында карар кабул иттем, – дип язды губернатор. – Бу сумма өч кызны үтерүгә катнашы булган затлар турында теләсә нинди мәгълүмат өчен биреләчәк".

Ул билгеләп үткәнчә, тикшерү органнары җинаятьчене эзли, тик шикләнелүчеләр әлегә юк. Шулай да рәсми булмаган мәгълүматлар буенча төп шик Орск шәһәрендә туып үсеп, үтерү өчен 9,5 елын төрмәдә үткәргән 30 яшьлек ир өстенә төшә.

Фото: 123ru.net

Башкортстан кызларын үтерүче турындагы мәгълүмат бер миллион сум тора
Башкортстан кызларын үтерүче турындагы мәгълүмат бер миллион сум тора
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: