Барлык яңалыклар
Җәмгыять
16 сентябрь 2021, 11:21

Русия гражданнарына мөрәҗәгать

Президент Владимир Путин Русия гражданнарына Дәүләт думасына депутатлар сайлау уңаеннан мөрәҗәгать белән чыкты.

Русия гражданнарына мөрәҗәгать
Русия гражданнарына мөрәҗәгать

Президент Владимир Путин Русия гражданнарына Дәүләт думасына депутатлар сайлау уңаеннан мөрәҗәгать белән чыкты.

“Хөрмәтле Русия гражданнары! Кадерле дуслар!

Якын көннәрдә – 17, 18 һәм 19 сентябрьдә Дәүләт думасына депутатлар сайлау узачак.

Аның яңа составын сайлау – һичшиксез, безнең җәмгыять, ил тормышында мөһим вакыйга булып тора. Без барыбыз да парламентка җаваплы, эшчән, абруйлы кешеләр килүе белән бер үк дәрәҗәдә кызыксынабыз”, ди мөрәҗәгатьтә Владимир Путин.

Башкортстаннан Дәүләт думасына сайланачак кандидатлар арасында Башкортстан татарлары милли-мәдәни мохтәрияте рәисе Римма Үтәшева, Башкортстанның элекке юл хәвефсезлеге хезмәте башы Динар Гыйлметдинов һәм башкалар бар.

 

Фото: russian.rt.com

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: