Барлык яңалыклар
Җәмгыять
8 сентябрь 2021, 23:57

Салават Юлаев һәйкәлен алачаклар!

Нәтиҗә шундый: тиз арада ремонтларга кирәк.

Салават Юлаев һәйкәлен алачаклар!
Салават Юлаев һәйкәлен алачаклар!

Башкортстан Башлыгы белән туры бәйләнештә билгеле җәмәгать эшлеклесе Зөһрә Буракаева Салават Юлаев һәйкәле язмышы турында сорады.

– Бу сорау бүген бик кирәкле иде. Һәйкәл 1967 елдан бирле тора, әмма бер тапкыр да техник хезмәтләндерелмәде, төзекләндерү эшләре башкарылмады. Һәйкәлдә дә, постаментта да проблемалар бар. Без моны белгәч, Санкт-Петербургтан махсус белгеч чакыртып, ныклап тикшерттек. Нәтиҗә шундый: тиз арада ремонтларга кирәк. Бәхәсләшмик, бу эшне тиз арада башкармасак, һәйкәлне югалтачакбыз.

Планда шул: киләсе ел җәй һәйкәлне алып, ремонтны башлау. Аңлагыз, алмыйча ремонтлап булмый, аның авырлыгы 40 тонна. Әгәр техник яктан мөмкин икән, һәйкәлне алып, шул ук мәйданда пыяла павильон эчендә төзекләндерәчәкбез. Кешеләр ремонт барышын күрәчәк. Әгәр инде белгечләр, алай ярамый, һәйкәлне махсус урынга алып китәргә кирәк, дисәләр, алар белән ризалашырга туры киләчәк, – диде Радий Хәбиров.

 


Фото: ufa.bezformata.com

 

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: