Барлык яңалыклар
Җәмгыять
8 сентябрь 2021, 23:17

Хәбиров Моргенштернны тыңламый

Башкортстан Башлыгыннан машинада нинди музыка тыңлавы, Моргенштернга карашы турында да сорадылар.

Хәбиров Моргенштернны тыңламый
Хәбиров Моргенштернны тыңламый

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров БСТ телеканалы аша туры эфирда журналистлар һәм республика халкының сорауларына җавап бирде. Туры бәйләнеш Республика идарә итү үзәгендә узды. Радий Хәбиров әлеге бинаның тау битләвендә төзелүе сәбәпле, аның чыдамлыгы уңаеннан халыкның борчылуын телгә алды. Аның фикеренчә, бина беркая да китмәячәк.

Башкортстан Башлыгы төрле өлкәләргә кагылышлы сорауларга җавап бирде. Нинди китаплар укыйсыз дигән сорауга ул тарихи темаларга өстенлек бирүен әйтте.

Мәдәни сорауларга килгәндә, машинада нинди музыка тыңлавы, Моргенштернга карашы турында да сорадылар. Радий Хәбиров Моргенштерн җырларын тыңламавын белдерде.

– Аның тирәсендә шау-шу зур. Аның җырлары минем тема түгел. Яшьләр темасы, шуңа тыңламыйм. Бүгенге 14 яшьлек яшүсмерләр дә мин тыңлаган Юрий Антоновны тыңламыйлар. Бу кеше Уфага шундый ихтирам белән карый, Уфаны яратуын әйтә. Мин аңа моның өчен бик рәхмәтле, – диде Радий Хәбиров.

 


Олег ЯРОВИКОВ фотосы.

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: