Барлык яңалыклар
Җәмгыять
2 сентябрь 2021, 20:05

Путинның хатасын төзәткән укучы оятсызмы?

Воркута шәһәре укучысы Никанор Толстых, Владивостоктагы ачык дәрестә Русия Президенты Владимир Путинның хатасын төзәтте.

Путинның хатасын төзәткән укучы оятсызмы?
Путинның хатасын төзәткән укучы оятсызмы?

Воркута шәһәренең 3нче мәктәбе укучысы Никанор Толстых, Владивостоктагы ачык дәрестә Русия Президенты Владимир Путинның хатасын төзәтте. Бу хакта уку йорты директоры Юлия Рябцева белдерде,

Ул Никанорны яшь булу сәбәпле, кешеләр белән аралашу тәҗрибәсе булмавын, моның яшьләргә хас оятсызлык булуын әйтте, шуның белән Президентның хатасын төзәтү кирәкмәвен белдерде.

Владимир Путин Владивостоктагы “Океан” балалар үзәгендә “Знание” җәмгыяте оештырган агарту марафоны кысаларында мәктәп укучылары белән аралашу барышында урыс патшасы Петр I Швеция белән Җидееллык сугыш алып барган дигән иде. Никанор Толстых аны җиде еллык сугыш түгел, ә Төньяк сугыш дип төзәтте.

Кремльдә Путинны төзәткән баланың сүзләрен оятсызлык дип санамыйлар. Русия Президентының матбугат сәркәтибе Дмитрий Песков: “Владимир Путинны төзәткән укучы сүзләре оятсызлык түгел. Без баланы укудан беркем дә кумас дип ышанабыз, өстәвенә, мондый талантлы баланы. Бу бернинди оятсызлык түгел”, – дип белдерде.

 


Фото: lenta.ru/news

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: