Барлык яңалыклар
Җәмгыять
26 август 2021, 23:00

Бурсыклар һөҗүм итә

Авыл  халкы үлгән казлар, үрдәкләр, тавыклар таба башлаган.

Бурсыклар һөҗүм итә
Бурсыклар һөҗүм итә

Башкортстанның Дүртөйле районы Венеция авылында яшәүчеләр өчен бурсыклар хафага әйләнгән. Алар авылларга килеп, кош-кортларга һөҗүм итә башлаган. Венеция халкы үлгән казлар, үрдәкләр, тавыклар таба башлаган. Эш шунда, бурсыкларны үз белдегең белән үтерергә ярамый. Бары тик лицензиясе булган сунарчы гына атарга хокуклы. Шуңа авыл халкы лицензиясе булган сунарчы эзли.

Бурсыклар күбәюне корылык белән аңлаталар. Корылык сәбәпле, урманда азык беткәч, бурсыклар авылга якынайган булырга тиеш.

Бурсык – гәүдә озынлыгы 60-90 см, койрыгы 25 см чамасы, авырлыгы 20-25 кг. булган тәбәнәк буйлы, юан гәүдәле хайван. Катлаулы зур өннәрдә колония булып яшиләр. Кайвакыт берничә гаилә 50ләп кереп чыгу юлы булган, 30-50 һәм аннан да күбрәк еллар дәвамында файдаланыла торган уртак өннәр – бурсык шәһәрчеге төзи. Вак имезүчеләр, бөҗәкләр, җир-су хайваннары, сөйрәлүчеләр, суалчаннар, җиләк-җимешләр белән туклана. Бурсык октябрь-ноябрьдән март-апрельгә кадәр кышкы йокыга тала. Бурсык 10-12 ел яши.

 


Фото: kipmu.ru

 

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: