Барлык яңалыклар
Җәмгыять
25 август 2021, 09:58

"Бердәм Русия" киңәш кора

Илдә зур проблемаларның берсе – эшсезлек.

"Бердәм Русия" киңәш кора
"Бердәм Русия" киңәш кора

Владимир Путин «Бердәм Русия» бөтенрусия сәяси партиясенең XX съездының икенче этабында катнашты. Аның чыгышында байтак мәсьәләләр күтәрелде. Президент игътибарын җәлеп иткән проблемаларның берсе – эшсезлек.

"Хәзер Русиядә эшсезлек дәрәҗәсе биш процентка якын, һәм ул кимүен дәвам итә. Әмма эш таба алмаган, гаиләсен, балаларын матди яктан тәэмин итә алмаган конкрет кеше өчен бу тенденцияләр бернинди дә әһәмияткә ия түгел. Шуңа күрә аңа ярдәм итәргә, хезмәт хакын югалткан һәм эшкә урнаша алмаган һәр кеше өчен чишелеш ысулын табарга кирәк. Яшьләр мәшгульлегенә ярдәм итү буенча махсус программа, эшсезлекнең кискен проблемасы белән очрашкан төбәкләр өчен адреслы чаралар әзерләү бурычы куела, һәм "Бердәм Русия" партиясеннән бу планнарны тормышка ашыруга актив кушылуын сорыйм", – дип ассызыклады ул.

"Бердәм Русия" киңәш кора
"Бердәм Русия" киңәш кора
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: