Барлык яңалыклар
Җәмгыять
18 август 2021, 21:33

Дүрт машина акча

Әфганстанны тулысынча талибан яулап алса да, аэропорт АКШ һәм НАТО хәрбиләре кулында. Русия илчелеге Әфганстанда калды.

Дүрт машина акча
Дүрт машина акча

Әфганстан президенты Ашраф Гани вәкаләтләрен калдырып илдән качты. Хәзер Әфганстан талибан кулында. Талибан Ашраф Ганины АКШ куйган лидер дип исәпләде һәм аның кулыннан хакимиятне кабул итүдән баш тартты. Әфганстан президенты Ашраф Гани Әфганстаннан вертолетта бик күп акча белән качкан. Русиянең Кабулдагы илчелеге хәбәренә караганда, акча белән шыгрым тулы дүрт автомобиль аэропортка килеп акчаларны вертолетка төягәннәр, ләкин бар да сыеп бетми бер өлеше эропорт мәйданында торып калган. Ашраф Гани хәзер Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә качып ята. Аның тарафдарлары Үзбәкстан һәм Таҗикстанга качкан.

Русия Президенты Владимир Путин Үзбәкстан Республикасы Президенты Шәүкәт Мирзиев һәм Таҗикстан президенты Эмомали Рахмон белән телефоннан сөйләште. Анда Әфганстандагы вәзгыять турында да сүз барган.

Әфганстанны тулысынча талибан яулап алса да, аэропорт АКШ һәм НАТО хәрбиләре кулында. Алар илдән качучыларны эвакуацияләү белән шөгыльләнә.

Русия илчелеге Әфганстанда калды. Илчелекне талибан хәрбиләре саклый. Шунысы кызык – талибан Русиядә тыелган хәрәкәт.

 


Фото: dw.com

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: