Барлык яңалыклар
Җәмгыять
12 август 2021, 23:34

Балалар бакчасында балалар кысыла

Балалар кысылмасын өчен, бәлки ул рәшәткәләрне таррак итеп эшләргәдер? Моның өчен дә ил Президентының әмере кирәктер инде.

Балалар бакчасында балалар кысыла
Балалар бакчасында балалар кысыла

Уфадагы бер балалар бакчасында күңелсез хәл булган. Уйнап йөргәндә алты яшьлек кызның башы тимер баскыч арасында кысылып калган. Бакча хезмәткәрләре, тәрбиячеләр баланы мөстәкыйль рәвештә азат итәргә тырышса да, аларның тырышлыклары юкка булган. Шуннан бакчага коткаручылар чакыртырга туры килгән. Коткару хезмәткәрләре гидравлик инструмент ярдәмендә конструкциянең тимер рәшәткәләрен ачып, кайберләрен кисеп, кызны азат иткәннәр. Табиблар сабыйны карап чыкканнар, балада имгәнүләр, зыян күрүләр ачыкланмаган.

Июль аенда коткаручылар өч яшьлек кызны балалар караваты рәшәткәләре арасыннан азат иткән иде.

Балалар кысылмасын өчен, бәлки ул рәшәткәләрне таррак итеп эшләргәдер? Моның өчен дә ил Президентының әмере кирәктер инде.

 


Фото: ufa.kp.ru/online/news/4398365

 

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: