Барлык яңалыклар
Җәмгыять
10 август 2021, 12:55

Дәрт-дәрман белән яңа казанышларга...

Чакмагыш районының "Уңыш" агитбригадасы Тайняш авыл советы биләмәсе халкына тамаша тәкъдим итте.

Дәрт-дәрман белән яңа казанышларга...
Дәрт-дәрман белән яңа казанышларга...

Чәчү, урып-җыю вакытларында "Уңыш"лылар һәрвакыт үзләренең дәртле җыр-биюләре, нәфис сүз осталыклары белән  уңган комбайнчыларга, механизаторларга, шофёрларга яхшы кәеф бүләк итәләр. Шушы көннәрдә Тайняш авыл мәдәният йорты карамагында эшләүче агитбригада туган төякнең алтын башаклы, бәрәкәтле кыр-басуларына юл тотты. Әлеге иҗади коллектив белән инде ничәмә еллар буена, оста итеп бик талантлы якташыбыз, җыр-моң сандугачы Илдар ага Хәмидуллин җитәкчелек итә.
Авыл эшчәннәренең кыска гына төшке аш вакытында да алар бик бай эчтәлекле, әдәби-музыкаль программа куйдылар. Денис һәм Илдар Хәмидуллиннарның чыгышлары көчле алкышларга лаек булса, нечкә билле, сылу сынлы, зифа буйлы биюче Элина Әширкаева башкаруындагы биюләр тамашачыларның күз явын алды, китапханә хезмәткәре Гүзәл Ханова исә авыл уңганнарын данлап кына калмыйча, вакытлы матбугат басмалары белән дә таныштырып узды.
Гомумән, тамаша авыл эшчәннәренә күңел көрлеген, йөрәк ялкынын бүләк итте.
Юлай НИЗАЕВ,

"Чакмагыш чаткылары" әдәби-иҗат берләшмәсе җитәкчесе урынбасары.

Дәрт-дәрман белән яңа казанышларга...
Дәрт-дәрман белән яңа казанышларга...
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: