Барлык яңалыклар
Җәмгыять
26 июль 2021, 19:34

Путинны коронавирустан саклыйлар

Русия Президенты Владимир Путинның матбугат секретаре Дмитрий Песков “коронавирус белән хәл нормальләшүдән ерак”, – дип белдерде.

Путинны коронавирустан саклыйлар
Путинны коронавирустан саклыйлар

Русия Президенты Владимир Путинның матбугат секретаре Дмитрий Песков “коронавирус белән хәл нормальләшүдән ерак”, – дип белдерде. Аның сүзләренә караганда, шуңа бәйле рәвештә Русия Президенты Владимир Путинга карата кешеләр белән аралашканда саклык чаралары күрелә. “Әмма бу дәүләт башлыгына үз эш графигын башкарырга комачауламый”, – дип ассызыклады Песков. Владимир Путин ил буенча хәрәкәтләрне һәм очрашуларны планлы рәвештә башкара.

26 июльдән Башкортстанда коронавирус чикләүләренең тагын бер төре гамәлгә керергә тиеш иде. Ул чикләүләр: ябык бүлмәләрдә эшләүче җәмәгать туклануы оешмаларына, матурлык, массаж ясау салоннары, солярий, мунча, сауна, физкультура-сәламәтләндерү комплекслары, фитнес-клублар, бассейн, шифаханәләр, студентлар тулай тораклары, шәһәрләр арасында йөрүче автобуслар һәм шәһәр яны поездына вакцина сертификаты таләп ителүдән гыйбарәт иде. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров бу чикләүләрне билгесез вакытка кичектерергә карар иткән.

 


Фото: topnews.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: