Барлык яңалыклар
Җәмгыять
25 июль 2021, 23:43

Ветеранны төрмәдә эшләүчеләр үтергән

Ветеранга тән җәрәхәтләре ясыйлар, шул исәптән пычак белән яралыйлар, шампан шәрабы шешәсе белән башына сугалар.

Ветеранны төрмәдә эшләүчеләр үтергән
Ветеранны төрмәдә эшләүчеләр үтергән

Узган елның июлендә Кыйгы районында яшәүче 100 яшьлек Бөек Ватан сугышы ветеранын үтергәннәр иде. Бабайны үле килеш тапканнар, аны тупас әйбер белән кыйнаганнар, ә үләр алдыннан җәзалаганнар да. Пенсионерның куллары бәйләнгән, ә янәшәдә акча эләктерә торган резинка яткан...

Ниһаять, тикшерү комитеты ветеранны талау һәм үтерү факты буенча җинаять эшен тикшерүне төгәлләгән. Бабайны үтерүче Кыйгы районында яшәүче 41 яшьлек һәм Чиләбе өлкәсендә яшәүче 33 яшьлек ике ир алдан сүз куешып, аеруча каты мөгамәлә белән җинаять кылганнар дип табылган.

Тикшерү барышында ачыкланганча, ике ир-ат зыян күрүченең өендә зур күләмдә акча саклавын белә, шуңа күрә аны үтерергә һәм акчаларын урларга карар итәләр. Ветеранга тән җәрәхәтләре ясыйлар, шул исәптән пычак белән яралыйлар, шампан шәрабы шешәсе белән башына сугалар. Ир алган тән җәрәхәтләреннән шунда ук үлә. Шуннан соң алар 2,4 миллион сум акча урлый һәм бүлешә.

Җинаятьчеләр икесе дә ФСИН, ягъни төрмәдә эшләүчеләр.

 


Фото: ufa1.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: