Барлык яңалыклар
Җәмгыять
24 июль 2021, 14:22

Әфганстанда вакыйгалар куера

Әфганстанда совет армиясе барлыгы 15 031 кешене югалткан иде. Алар арасында татарлар – 442, башкортлар – 98 кеше.

Әфганстанда вакыйгалар куера
Әфганстанда вакыйгалар куера

Русия Президенты Владимир Путин Таҗикстан Президенты Эмомали Рахмон белән телефоннан сөйләште. Алар Әфганстандагы вәзгыять турында фикер алыштылар.

Әфганстандагы вәзгыять НАТО гаскәрләрен чыгарганнан соң кискенләшкән иде. 22 июльдә талиблар Әфганстан чикләренең 90% ын контрольдә тотуларын белдерделәр. Әфганстан хакимияте исә моны кире кага. Әфганстандагы вакыйгалар фонында күрше илләр хәрби һәм гуманитар характердагы нәтиҗәләргә әзерләнә башлады. Таҗикстан үз тарихында иң зур хәрби җыеннар уздырган, киләсе атнада Әфганстан чигенә якын өйрәнүләрне Үзбәкстан һәм Русия хәрбиләре дә үткәрәчәк.

Исегезгә төшерәбез, 1979-1989 елларда Әфганстанда совет армиясе барлыгы 15 031 кешене югалткан иде. Алар арасында татарлар – 442, башкортлар – 98 кеше.

 


Фото: politryk.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: