Барлык яңалыклар
Җәмгыять
23 июль 2021, 08:35

Балаларга түләүләр

Ун мең сумны кемнәр, кайчан һәм ничек алачак?

Балаларга түләүләр
Балаларга түләүләр
Балаларга түләүләр
Балаларга түләүләр

В. Путин мәктәп яшендәге балаларга түләүләр бирергә тәкъдим иткән иде. Әлеге вакытта, Президет Указына (http://kremlin.ru/events/president/news/66033) ярашлы, аларны бирә башлауга әзерлек бара. Русия Федерациясенең Хезмәт һәм социаль яклау министры А.Котяков РФ Хөкүмәте киңәшмәсендә хәбәр итүенчә, Русиядә уку елы башына 6 яшьтән 18 яшькә кадәрге балалары булган (алар 20 миллионнан артык) гаиләләр матди ярдәм алачак.  Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен искәрмә ясалган. Әгәр дә алар 18 яшьтән 23 яшькә кадәр мәктәптә укуларын дәвам итсә, гаиләгә шулай ук акча түләнәчәк.

Түләүне алу бик гади: Дәүләт хезмәтләре (Госуслуги) порталында гариза бирү яки Пенсия фонды бүлегенә килү дә җитә. Гаризалар кабул итү 15 июльдән ачылды һәм 1 ноябрьгә кадәр дәвам итә. Түләүләр 16 августтан башлана.

Тулырак бу хакта: https://mintrud.gov.ru/social/339

Фото: Pixabay.

Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: